"Мондый комиссияләргә, кирәк булганда, ата-аналар да турыдан-туры мөрәҗәгать итә алачак. Килеп чыккан мәсьәләләрне объектив карау мөһим", - диде Кравцов.
Исегезгә төшерәбез, 27 октябрьдә Дәүләт Думасына укытучының абруен күтәрүгә юнәлтелгән закон проектын керттеләр. Документта укыту өлкәсендә генә түгел, тәрбия өлкәсендә дә укытучыларның ролен көчәйтү кирәклеге турында әйтелә.