Россиядә җәмгыять белеме буенча яңа дәреслек эшләнә

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

- Монда безнең илнең тарихы тупланган, - диде вице-премьер Татьяна Голикова, мәгариф министры Сергей Кравцов белән бергә экспозицияне ачканда. - Дәреслекләр аша, белем бирүнең ничек үзгәрүен, безнең илдә ниләр барганын бик җиңел күзәтеп була.

Сергей Кравцов Россиядә җәмгыять белеме буенча яңа дәреслек өстендә эш башлануы турында әйтте.

Экспозиция "Мәгариф. "Зур үзгәрешләр" күргәзмәгә килүчеләрне үзебезнең мәгариф системасы үсеше белән таныштыра: 90 нчы еллардагы авырлыклардан  бүгенге казанышларга кадәр.

Интерактив формада илдә күпме мәктәп төзелгәне, заманча балалар бакчалары ничек җиһазландырылганлыгы, хезмәт базарында кирәкле белгеч булу гарантиясе өчен көллиятләрдә а нинди белгечлек алырга кирәклеге турында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International