Мамадыштан педагог, 1нче шәһәр мәктәбенең 8А сыйныф җитәкчесе Гөлчәчәк Нургалиева хәрби тактик беләзекләр ясый башлаган. Махсус шнурдан үрелгән беләзекләрне ул хәзерге вакытта махсус операция зонасында булган хәрбиләр үтенече буенча җибәрәчәк.
Инициативаның илһамландыручысы сүзләренчә, әлеге беләзек бик нык материалдан ясалган һәм махсус ысул белән үрелгән, ул кулда була һәм секундлар эчендә 5 метр озынлыктагы нык бауга әйләнә ала. Әңгәмәдәш сүзләренчә, беләзек үрү катлаулы түгел, аны хезмәт дәресендә һәр укучы да эшли ала.
Бу инициативаны бәяләп, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов барлык педагогларга да, технология дәресләрендә, Гөлчәчәк Нургалиева тәҗрибәсен үзләштерергә кушты.