Казанда Татарстанның тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары киңәшмәсе узды

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Киңәшмәдә 400дән артык кеше катнашты, шул исәптән тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчеләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытуны алып баручы методистлар, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, шул исәптән эксперт комиссиясе әгъзалары булган педагоглар.

 Киңәшмәдә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин,  Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова, федераль педагогик үлчәүләр институтының социаль-гуманитар уку предметлары лабораториясе мөдире, җәмгыять белеме буенча төп һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен уздырганда кулланыла торган контроль-үлчәү материалларын әзерләү комиссиясе җитәкчесеТатьяна Лискова, федераль педагогик үлчәүләр институтының социаль-гуманитар уку предметлары лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Игорь Артасов, Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы доценты, Татарстан Республикасында тарих һәм җәмгыять белеме буенча фән комиссиясе рәисе Альбина Фәйзуллина катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International