С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Глаголица» Халыкара әдәби премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

20 ноябрьдә сәгать кичке 6 да  С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында «Глаголица» Халыкара бәйсез әдәби премиясенең 10 нчы юбилей җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр симфоник оркестры концерты була. Тантананы Россия Федерациясенең атказанган артисты  Нонна Гришаеваалып барачак (Мәскәү шәһәре).

Дипломнарны жюри әгъзалары, танылган язучылар һәм сүз остасы Сергей Махотин, Виктор Лунин, Надежда Ажгихина, Ольга Варшавер, Нина Дашевская, Рөстәм Галиуллин, Рифат Сәлахов, Андрей Жвалевский тапшырачак.

33 дипломант арасыннан  6 җиңүче Гран-приның  төп призы - Бәллүр ябалак алып кайтыпкитәчәкләр.

Билетларны БКЗ кассаларында, шулай ук Билетонда https://bileton.ru/event?id=103862  бәяләр 300 дән 700 сумга кадәр сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International