Казан мэры 135 нче мәктәп азык-төлек блогында һәм 75 нче гимназиянең спорт залында булды

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Илсур Метшинның күчмә киңәшмәсе  Казанның 135 нче мәктәбеннән башланды. 1975 елда төзелгән бинада 520 кеше урынына  860 бала белем ала. Алар барысы да бер сменада укый, шуңа күрә ашханәдә урыннар санын 180 дән 196 ка кадәр киңәйтергә кирәк иде. Моның өчен мәктәп ресторанында пространствоны "яңадан форматлау" уздырганнар, биек  урындыклар белән өстәмә стойка урнаштырганнар.

Элек 135 нче мәктәптә капиталь ремонт үткәрелгән иде инде. Биредә фасад һәм түбә, инженерлык челтәрләре яңартылган, асфальт өслек түшәгәннәр. Быел мәктәп рестораны өчен тәрәзә уемнары, эчке ишекләр, вентиляцияләр, канализация һ.б. лар алыштырылган. Моннан тыш, туклану һәм азык-төлек департаменты азык-төлек өчен яңа җиһазлар сатып алган.

Мәскәү районында 75 нче гимназиядә быел Казан мэры кушуы буенча мәктәп өчен кирәкле спорт залы төзекләндерелде. Аның укучылары физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призерлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International