Россия мәктәпләрендә барлык укучыларга да дәресләрдә мобиль телефоннардан файдалануны тыярга мөмкиннәр. Һәм моны федераль законда теркәячәкләр. Аның проекты Дәүләт Думасына кертелде. Беренче укылышта документны 16 ноябрьдә карарга планлаштыралар. Закон проектын Федерация Советында хупладылар. Ул укытучыларның вәкаләтләрен киңәйтәчәк, дип шәрехләде РФ мәгариф министры Сергей Кравцов. Һәм проект төбәкләргә җибәреләчәк, дип хәбәр итте. Министр икенче укылышка төзәтмәләр кертүне кире какмады.
Күп кенә мәктәпләрдә смартфоннарны тыю күптән гамәлдә. Кузбасста - уку йортларының 67% ында мобилникларны тыю турындагы пунктларны мәктәп уставына яки эчке тәртип кагыйдәләренә керткәннәр. Ә кайдадыр, Омскидагы кебек, тыю массакүләм рәвештә гамәлгә кертелә башлады гына: октябрьдә "Телефоннан башка дәрес" проектын эшләтеп җибәргәннәр.