27 ноябрьдә көллият укучылары һәм студентлары өчен «#вправе» Бөтенроссия хокукый диктанты старт ала. Ул онлайн- һәм офлайн-форматларда 1 декабрьгә кадәр узачак. Диктантта Россиянең 89 төбәгеннән 13-18 яшьлек көллият укучылары һәм студентлары катнашачак.
Диктант язуда катнашучылар үз хокуклары һәм бурычлары турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен бәяли алачак. Күп кенә мәсьәләләр гади көнкүреш мисалларында каралачак, бу көллият укучыларының һәм студентларының көндәлек тормышта белемнәрне ни дәрәҗәдә яхшы куллана алуын аңларга мөмкинлек бирәчәк.
Үткәрү көннәре: 2023 елның 27 ноябреннән 1 декабренә кадәр.
Үткәрү урыны: онлайн һәм “ Движение Первых” әәрәкәтенең беренчел бүлекләре.