Буаның балалар бакчасына йөрүчеләр махсус хәрби операция сугышчыларына рәсемнәр ясаганнар

2023 елның 11 ноябре, шимбә

Буа шәһәренең «АБВГДейка» балалар бакчасы коллективы,  гуманитар ярдәм штабына матур һәм  ачык  рәсемнәр китерделәр, аларны тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар  өчен махсус ясаганнар.

Моннан тыш, балалар бакчасы хәрби хезмәткәрләр өчен йон оекбашлар әзерләгән.   Бу чын йөрәктән ясалган кечкенә генә бүләкләр сугышчыларга ярдәм итә һәм туган йорттан еракта үзләрен кирәкле хис итәргә булыша, аларны батырлыкларга рухландыра.

"Ярдәм итүне дәвам иткән һәркемгә рәхмәт белдерәм. Бергәләп без көчле, хәтта иң кечкенәләр дә безнең яклаучыларга ярдәм итүгә үз өлешләрен кертә ала», - диде район башлыгы Ранис Камартдинов.

Декабрьдә СВО зонасына  чираттагы гуманитар йөкне җибәрергә  планлаштыралар.  «Татар-информ»га сөйләүләренчә, сан буенча ул сигезенче - СВО зонасына бишәү, Лисичанск һәм Рубежныйга - өчәү.

Ярдәм итәргә теләүчеләр  Космовский урамындагы 31 йортка,  гуманитар штабка,  килә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International