Тарихны, үткәннәрне ничек саклап калырга һәм аны киләчәк буыннарга ничек җиткерергә икәнлеге турында Татарстанның Чүпрәле районында фикер алыштылар. Түбән Чәке авылында Казан галимнәре һәм сәнгать белгечләре, җирле мәдәният хезмәткәрләре, тарих һәм татар теле укытучылары очрашуы узды.
Конференция Педагог һәм остаз елы һәм Татарстан Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында узды. Очрашуны күренекле педагог һәм мәгърифәтче Һади Атласига багышладылар. Түбән Чәке авылында тарих һәм традицияләргә сак карыйлар. Җирле мәктәп музее 1 000 артык экспонат җыйган һәм туган якны өйрәнү статусын алган. Биредә борынгы әйберләр, сәгатьләр коллекциясе, узган гасыр башындагы мәктәп партасы бар һәм авылның танылган кешеләренә багышланган экспозиция ләр оештырылган.