Казанның 1 нче интернат-мәктәбе балалары өчен спорт бәйрәме үткәрелде

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

9 ноябрь көнне Казанның 1 нче интернат-мәктәбендә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Балалар өчен спартакиада” физкультура-спорт бәйрәме узды. Чараны оештыручылар - «Трамплин» хәйрия фонды һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары.

 

Чарада башлангыч сыйныф балалары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Һәрберсендә 10 шар кешелек 3 команда көч сынашты. “Трамплин” фондының ата-аналары һәм волонтерлары озатуында балалар гади спорт ярышларында: эстафеталарда, сикерүдә, йөгерүдә, кәшәкә  белән тупны алып баруда һ.б. ярышларда көч сынаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International