2025 елның уртасыннан Россиядә мәктәп формасының бердәм стандарты эшли башлаячак. Шул ук вакытта аны 2024 елда ук раслаячаклар, дип хәбәр итте Роскачество башлыгы Максим Протасов.
Киләсе елда стандарт расланачак. Үз көченә ул 2025 елның уртасыннан керәчәк, - дип билгеләде ул "Россия газетасы" белән булган әңгәмәдә.
"Бала мәктәп формасын көне буе диярлек киеп йөри, - дип искәртте Роскачество башлыгы. Шуңа күрә, безгә форманың гигроскопик, һава үткәрүе, нык, ә тукымаларның тзыянлы буяу белән буялмавы кирәк ".