“Дәүләт хезмәтләрен”дә электрон зачет һәм студент китапчыклары барлыкка киләчәк

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

Тиешле документ проектын Саннар министрлыгы хокукый мәгълүмат порталында бастырды. Электрон студент китапчыгы инде 2024 елда ук кулланылышка керер дип  көтелә. Өлгергәнлекне онлайн күзәтеп барырга, кәгазь документларын күрсәтмичә генә кирәк булганда студент ташламаларыннан файдаланырга мөмкин булачак.

Министрлык хәбәр иткәнчә, алардан  бакалавриат, специалитет, магистратура программалары  үзләштерүчеләр, ординатор һәм аспирантлар файдалана алачак..

Электрон документлар ярдәмендә студентлар өчен ерак араларга йөри торган поездларга, электричкаларга ташламалар белән билетлар сатып алырга, шәһәр транспортына юл рәсмиләштерергә мөмкин булачак, дип планлаштырыла.

2025 елның 1 гыйнварыннан, "Дәүләт хезмәтләре" кунакханәгә урнашканда паспортны, поликлиникаларга яки хастаханәләргә йөрүне алыштырачак, әгәр элегрәк сез анда теркәлгән  булсагыз. Фотогыз куелган кушымтаны яки QR-кодыны  күрсәтү дә җитәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International