Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар теле укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия форумының пленар утырышында катнаша.
“Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр. Мондый форумнар безгә бик кирәк. Күргәзмәне күрдем - күңелем тынычланды, халкыбызның якты киләчәгенә ышаныч бар ", - диде Миңнеханов. Рәис билгеләп үткәнчә, кыска гына вакыт эчендә республикада, Бөтендөнья татар конгрессында, татар теле һәм ТР халыклары телләрен саклау һәм үстерү буенча ТР каршындагы комиссия, шулай ук мәгариф һәм фән министрлыгында нәтиҗәле эш алып барыла.