"Биремне эшләгәндә сез (КИМ варианты), линейка һәм программалаштырылмаган калькулятор белән бирелгән белешмә материаллардан файдалана аласыз", - диелә КИМның 2024 елгы математика буенча күрсәтмә вариантында, эшләр башкару инструкциясендә.
Демоверсия федераль педагогик үлчәүләр институтының рәсми сайтында урнаштырылган. Быел мәктәп укучыларына математикадан БДИга мәгълүматлар язылмаган линейканы гына алырга рөхсәт иттеләр. Математика курсының төп формулалары белән белешмә материаллардан файдаланырга мөмкин иде, алар аудиторияләрдә, имтихан материаллары белән бергә бирелгән.
2024 елда математика буенча БДИ ике өлештән һәм 25 биремнән торачак.
Беренче өлеш - 19 бирем, икенчесе - 6 мәсьәлә. Эшне башкаруга 3 сәгать 55 минут вакыт (235 минут) бирелә.