Татарстанда сайлау хокукы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләрне билгеләделәр

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

10 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” базасында сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы уздырылды.

Олимпиадада республиканың 37 муниципаль районыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 134 белем бирү оешмасы катнашты.

Олимпиада биремнәрен үтәү барышында катнашучыларга закон актларын һәм Россия Федерациясе хакимиятенең барлык дәрәҗәләре дәүләт органнарына кандидатларны сайлауларны оештыруда һәм уздыруда кагыйдәләрне белү таләп ителде.

 Олимпиадада җиңүчеләргә һәм призерларга ТР Үзәк сайлау комиссиясеннән сувенирлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International