Лаеш мәктәп-интернаты укучылары командасы 3 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Халыклар бердәмлеге көненә багышланган 5х5 (В1) (тоталь-сукыр спортчылар) «ЕДИНЕНИЕ» мини-футбол буенча фестиваль-турнирда катнашты. Ярышлар Кырым Республикасының Симферополь шәһәрендә узды. Турнирда Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Новороссийск, Түбән Новгород, Симферополь һәм Кырым Республикасы командалары , Татарстан Республикасыннан Лаеш интернат-мәктәбе командасы катнашты.
Тренерлары физик тәрбия укытучысы Виктор Плужников җитәкчелегендә безнең команда III урынны яулады. Укучы Алексей Маташов фестиваль-турнирның иң яхшы уенчысы дип табылды.