10-12 ноябрьдә «Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2023» Бөтенроссия конкурсының федераль этабы узды. Конкурсның республика этабында «Иң яхшы шәһәр мәктәбе» номинациясендә җиңүчеләр (Казан шәһәре Совет районының 169 нчы гомуми белем бирү мәктәбе, «Адымнар - Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы) һәм «Иң яхшы авыл мәктәбе ашханәсе» (Лаеш районының Имәнкискә урта гомуми белем бирү мәктәбе) бәйгенең бөтенроссия этабында катнаштылар.
«Иң яхшы мәктәп ашханәсе» Бөтенроссия конкурсының максаты балаларның туклануын һәм мәктәп пешекчеләренең осталыгын оештыруның иң уңышлы тәҗрибәләрен ачыклау һәм тарату. Конкурс 2021 елдан РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан уздырыла.
Федераль тур 3 этаптан: ярымфинал, финал һәм суперфиналдан торды. Конкурс Владикавказда узды.
Ике көн нәтиҗәләре буенча республиканың барлык өч командасы да бәйге финалына чыкты. Соңгы өченче көн нәтиҗәләре буенча Бөтенроссия конкурсы лауреаты Имәнкискә урта гомуми белем бирү мәктәбе булды, ә 169 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе суперфинал призеры булды. Суперфиналистларны бүләкләү РФ мәгариф министры Сергей Кравцов катнашында 14 ноябрьдә Мәскәүнең ВДНХ сында булачак.