Казанның Горький паркында "Профессионаллар" хәрәкәте күргәзмәсе ачылды

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Казанның Горький исемендәге  үзәк мәдәният һәм ял паркында "Профессионаллар" хәрәкәтенә багышланган күргәзмә ачылды. Иҗтимагый киңлек территориясендә мәгълүмати стендлар барлыкка килде. Аларда 2023 елгы чемпионатның сайлап алу (регионара) этабында җиңүчеләр турында белешмәләр күрсәтелгән. Шулай ук монда яшь кешеләрне әзерләү белән нинди белем бирү оешмалары шөгыльләнгәнен белергә мөмкин. Күргәзмә ай дәвамында эшләячәк.

Татарстан һөнәри компетенцияләрен үстерү үзәге хәбәр иткәнчә, тиздән яңа чемпионат циклы старт алачак. Хәрәкәт турында тулырак мәгълүмат һәм аңа ничек кушылырга икәнен  сайтта белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International