Мәктәпләр укучыларның рус телен белү дәрәҗәсенә диагностика үткәрә алачак

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Белем бирү оешмалары укучыларның рус телен белү дәрәҗәсен диагностикалау мөмкинлеге алачак, аның нәтиҗәләре уку планын формалаштырганда кулланылачак. Бу хакта РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов "Рус телен саклау, яклау һәм үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәте: торышы, проблемалары һәм чишү юллары" темасы буенча парламент тыңлауларында чыгыш ясаганда хәбәр итте. Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко дәүләт һәм җәмгыять рус телен сакларга һәм бөтен дөньяда яңгырасын өчен бөтен көчен куярга тиеш, дип ассызыклады.

Федерация Советы Рәисе "Россия укытучысы чит илдә" проекты алга таба үсүен, киңәюен  дәвам итүенә игътибарын  юнәлтте. Алты ел эчендә ул үз чикләрен киңәйтергә һәм җиде илне колачларга өлгергән, ә быелдан башлап Һиндстанда гамәлгә ашырыла. Ул аны системалы нигездә, Евразия континентында гына түгел, Африка, Латин Америкасы дәүләтләрендә дә үстерергә кирәк, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International