Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин “Туган тел” форумының пленар утырышында баланы туган теленә өйрәтү мәсьәләсендә “гаилә - балалар бакчасы - мәктәп” элемтәсенең нәтиҗәлелегенә юнәлтте.
"Әгәр дә без бөтен җаваплылыкны ата-аналарга күчерсәк, моның белән мәсьәләне катлауландырабыз гына. Балалар бакчасы әти-әниләрен гаепли, мәктәп бакчага төртә... Бу очракта эш «гаилә - балалар бакчасы - мәктәп» белән тыгыз бәйләнештә алып барылырга тиеш, һәм шулай гына бу эш нәтиҗәле булачак», - диде министр. Ул Казандагы 1нче татар гимназиясе белән 209нчы балалар бакчасының уртак эшен мисал итеп китерде.
Илсур Һадиуллин шулай ук төбәкләрдәге мәктәпләрнең уңышлы тәҗрибәсе турында да искәртте.