Татарстанда быел тугыз ай эчендә 1292 җәмәгать тәрбиячесенең эшчәнлеге туктатылган. Күпчелек очракта бу балигъ булмаганнарны төзәтү буенча профилактик учеттан төшерү белән бәйле. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында билгеле булды.
Аерым алганда, 970 җәмәгать тәрбиячесе яшьүсмерләрне профилактик учеттан төшергәннән соң эшмәми башлаган. 246 бала 18 яшькә җиткән, 31 е- яшәү урынын үзгәрткән һәм башкаларынынң да җитди сәбәпләре бар.
Агымдагы елның тугыз аенда балигь булмаганнарның 75%ы исәптән төшерелгән . Бер елда бу күрсәткеч 80-90% ка җитәчәк. 1 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, балигъ булмаганнар эшләре буенча муниципаль комиссияләр тарафыннан 2076 җәмәгать тәрбиячесе беркетелгән