Россия фәне күбрәктөбәкләрдәге яшь тикшеренүчеләрне җәлеп итә

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

2022 елда Россия төбәкләрендә фәнни кадрлар үсешенең уңай динамикасын НИУ ВШЭ статистик тикшеренүләр һәм белем икътисады институты теркәгән (2022 елда фәнни кадрлар саны һәм структурасы турындагы Росстатның яңа мәгълүматларын анализлау нигезендә). Узган елда Россиядә тикшеренүләр һәм эшләнмәләр белән мәшгуль персонал саны, 2021 ел белән чагыштырганда, 7,2 мең кешегә арткан һәм 669 меңнән артык кешене тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча РФ субъектлары исемлегенә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Түбән Новгород һәм Свердловск өлкәләре керә. Бу биш төбәктә Россиядә тикшеренүләр һәм эшләнмәләр башкаручы персонал санының тулаем 63.8%ы тупланган.

Кайбер төбәкләр соңгы елларда  кадрлар потенциалын сизелерлек көчәйтте. 2017-2022 елларда тикшеренүләр һәм эшләнмәләр белән мәшгуль персонал саны аеруча сизелерлек артты, Түбән Новгород өлкәсендә (2.1 мең кешегә), Татарстан Республикасында (1.9 мең кешегә) һәм Красноярск краенда (1 мең кешегә). Тикшеренүчеләр санының артуы шулай ук Свердловск һәм Тула өлкәләрендә (906 һәм 893 кеше), Башкортостан Республикасында ( 532 кеше) күзәтелгән.

Иң "яшь" фән 2022 ел нәтиҗәләре буенча - Татарстан Республикасында, Пермь краенда һәм Рязань өлкәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International