Лисичанск мәктәпләре укучылары «Университет сменалары» программасы кысаларында Татарстан Республикасы мәдәнияте белән танышалар

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Лисичанск мәктәпләренең 30 укучысы Татарстан Республикасы чакыруы буенча «Университет сменалары» мәгариф-туристлык программасында катнаша.  Балаларны Алабуга шәһәре ачык йөз белән каршы алды. 10 көн катнашучыларга онытылмаслык хис-кичерешләр һәм тәэсирләр бүләк итте. Бу вакыт эчендә балалар Татарстан Республикасының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар. Шәһәр читендә урнашкан авылларга, КФУ тарихы музеена, шәһәрнең  тарихи, этник культуралар музеена бардылар. Милли ризыклар әзерләү һәм түбәтәйләр бизәү буенча мастер-классларда, «Сабантуй» халык бәйрәмендә,  уңыш җыю бәйрәмендә катнаштылар. Университет мәктәбе һәм КФУда  укыту системасы һәм «Алабуга» политехник комплексы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International