2024 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гавами максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында - https://open.tatarstan.ru/polls/ уза. Шулай ук "ТР хезмәтләре" мобиль кушымтасында тавыш бирергә мөмкин. Сораштыру 6 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Иң күп тавыш җыйган өстенлекләр декабрьдә гражданнар белән бергә министрлык каршындагы иҗтимагый совет утырышында тикшереләчәк, анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2024 елга өстенлекле максатлары билгеләнәчәк.
Проектның барлык этаплары һәм гавами максатлар һәм алдагы еллар бурычларын үтәү нәтиҗәләре турында җентекле мәгълүматны https://publictasks.tatarstan.ru алырга мөмкин.