Менделеевскида “Мирас” татар гимназиясе ачылды

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Менделеевскида муниципаль берәмлек өчен күптән көтелгән проект тормышка ашырылды- «Мирас» татар гимназиясе ачылды .  Белем бирү учреждениесе 7 нче мәктәп базасында төзелгән. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 89 млн сум, ә муниципаль бюджеттан тагын 15 млн сум акча бүленгән.  Бинага реконструкция  ясалган. Шулай ук укыту-тәрбия процессы концепциясе дә тулысынча үзгәргән. Башта бина 1987 елда балалар бакчасы буларак проектланган һәм төзелгән булган һәм  капиталь ремонт үткәрелмәгән.

Хәзер бина якты, уңайлы һәм  заманча стандартларга туры килә.

 Муниципаль берәмлек җитәкчесе Радмир Беляев.кунакларга экскурсия үткәрде. Тантанада шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен һәм Татарстан халыкларының  телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты.

Аннары кунаклар "Атмосфера" гөмбәзенә уздылар, анда "Менделеев мирасы" татар мәктәп театры "Сугыш ярасы"спектаклен тәкъдим итте.

Аннары «Атмосфера» форумында шәһәрнең яшь педагогларына 150 мең сумлык акчалата сертификатлар тапшырылды. Беренче премиягә Екатерина Ушкова, Диана Шакирова, Лия Харитонова, Виктория Ямщикова, Диана Ефимова, Инзилә Галимуллина, Аида Соловьева һәм Минтимер Әхмәтҗанов лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International