Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев әйтүенчә, 2023 елда ведомство эшенең өстенлекле юнәлешләре БДИ кампаниясен уздыру, мәгариф системасында бюрократик йөкләнешне киметү"Мәгариф" һәм "Демография", илкүләм проектлары кысаларында төзелгән яңа мәктәп һәм балалар бакчаларын беренче аккредитация мониторингы һәм лицензияләү.
Киңәшмәдә катнашучыларга БДИ-2024 расписаниесе проекты тәкъдим ителде, ул якын арада җәмәгатьчелек фикер алышуы өчен Рособрнадзор тарафыннан бастырылачак. Анзор Музаев төбәк мәгариф министрлыгыннан БДИ расписаниесен исәпкә алып чыгарылыш имтиханнарын үткәрү датасын алдан билгеләү һәм игълан итүне сорады, барлык чыгарылыш сыйныф укучылары бу срокка аттестатлар алырга өлгерсеннәр өчен. Анзор Музаев шулай ук барлык төбәк министрларын, лицензия булмау аларның эшен тоткарламасын өчен, яңа мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына лицензияләр бирүне аерым контрольгә алырга сорады.