Дәүләт Думасы депутатлары: Мәктәпләргә хезмәт дәресләрен кайтару гаиләләрне ныгытырга ярдәм итәчәк

2023 елның 17 ноябре, җомга

Дәресләрдә кәрәзле телефоннардан файдалану өчен чикләүләр кертә торган төзәтмә закон  проектының икенче укылышында а кертелергә мөмкин. Дәүләт Думасының мәгариф комитеты башлыгы Ольга Казакова ассызыклаганча, комитетка хезмәт дәресләрен кире кайтару турындагы үтенеч белән күпсанлы мөрәҗәгатьләр керә.

 "Минемчә, бу бик мөһим һәм принципиаль позиция, чөнки хезмәт дәресләре малайлар  өчен дә һәм кызлар өчен дә мөһим, - дип шәрехләде Дәүләт Думасы депутаты Александр Спиридонов". Аның бәяләвенчә, шул исәптән бу гаиләләрне ныгыту өчен дә бик мөһим. "Чөнки безнең балалар аерым яши башлагач, гаилә төзегәч, алар көнкүреш проблемаларын хәл итә алмыйлар икән, бәхәсләр, җәнҗаллар башлана һәм еш кына гаиләләр чын көнкүреш  проблемалыры аркасында җимерелә", - дип өстәде парламентарий.

Шул ук вакытта ул хезмәт укытучыларын әзерләү мәсьәләсенә игътибар итте. "Бүгенге көндә алар җитәрлек түгел, шуңа күрә монда, безгә хезмәт дәресләрен беркетүгә кагылышлы төзәтмәләрне әзерләүдән тыш, белгечләр әзерләү мәсьәләсе белән дә шөгыльләнергә кирәк", - дип билгеләп үтте Спиридонов.

Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия"нең  "Женское движение"  федераль партия проекты координаторы Наталия Полуянова ассызыклаганча, бүген хатын-кыз нинди булырга тиешлеге турында күп сөйлиләр, ләкин ир-ат нинди булырга тиешлеге турында бик аз . "Әгәр дә хатын-кыз  янәшәсендә  ышанычлы яклаучы, булачак гаилә башлыгы, үзенең  таянычын күрсә, ул аның белән гаилә корырга карар кылачак, - дип хуплады парламентарий. - Нигезләр, һичшиксез, өйдә салына, малай әтисенең, абыйсының үз-үзен тотышын кабатлый. Әмма шәхес формалаштыруда мәктәп тә бик мөһим роль уйный".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International