15 төбәктән килгән архитектор һәм дизайнерлар Татарстан мәктәпләрендә булдылар

2023 елның 17 ноябре, җомга

Казанга "Хыял мәктәбе" проектында катнашучылар,  архитектура һәм дизайн буенча югары курс студентлары килде . Яшьләр төбәкләр буенча экспедициядә булып,  аның вакытында мәктәп киңлекләре дизайнының иң яхшы практикалары белән танышалар. Бу хакта “Татар-информ”га проект командасы әгъзасы, студентлар экспедицияләре кураторы Алена Август сөйләде. Программага төбәкләрдәге  24 мәктәптә , шулай ук Звездный шәһәрчегендә , Мәскәүдә ВДНХ буенча экскурсия һәм Казан югары уку йортына бару кертелгән.

15 төбәктән килгән кунаклар  (Мәскәүдән Владивостокка кадәр ) «Иннополис» лицеенда, 188нче күппрофильле лицейда һәм «Адымнар» мәктәбендә, Халыкара мәктәптә һәм «Унбер» күппрофильле лицеенда булдылар.   Проект нәтиҗәләре буенча катнашучылар мәгариф учреждениеләрен модернизацияләүнең үз дизайн-проектларын тәкъдим итәчәкләр. Ә тулаем алганда мондый инициативалар  ил мәктәпләрен сыйфатлы яңарту мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итәчәк,  дип өметләнә оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International