БДИны тәэмин итүнең барлык системаларын үзебезнең илдә җитештерелгәннәргә күчерәчәкләр

2023 елның 18 ноябре, шимбә

Бердәм дәүләт имтиханы вакытында кулланыла торган барлык программа тәэмин ителеше тиздән тулысынча Россиядә җитештерелгәннәр белән  булачак. Бу хакта мәгариф сыйфатын бәяләү буенча конференциядә Рособрнадзор җитәкчесе урынбасары Игорь Круглинский хәбәр итте.

- Эш катлаулы һәм күләмле. Аны 2026 елда тәмамларга планлаштырабыз, ә 2024 елда берничә субъекттагы имтиханнар уздыру пунктларында яңа программа белән тәэмин итүне сынап карыйбыз, - дип сөйләде Круглинский.

Шулай ук ул БДИда үзгәрешләр турында искә төшерде, мәсәлән, бу уку елыннан узган елларны тәмамлаучылар вакытыннан алда үткән  БДИда катнаша алмыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International