Укучылар, игътибарны читкә юнәлтмәс өчен, дәресләрдә мобиль телефоннардан файдалана алмаячаклар. Мондый закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте. Яңа кагыйдәләр барлык мәктәпләр өчен бердәм булачак.
Үзгәрешләр "Мәгариф турында" федераль законга кертелә. Проект авторлары - Дәүләт Думасы вице-спикерлары Петр Толстой һәм Борис Чернышов, Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова, Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты башлыгы Нина Останина һәм аларның төрле фракцияләрдән берничә хезмәттәше, шулай ук сенаторлар Лилия Гомәрова һәм Ольга Забралова.