Әстерхандагы мәктәп директоры Надежда Гоголева: Татар теленә кызыксыну арта

2023 елның 18 ноябре, шимбә

Әстерхан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 74 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры, Татарстанның атказанган укытучысы Надежда Гоголева Казанда татар теле укытучыларының Бөтенроссия форумының пленар утырышында татар теленә һәм мәдәниятенә кызыксыну артуы турында сөйләде.

Надежда Гоголева сүзләренә караганда, мәктәптә татар телен 4 укытучы укыта. Мәктәптә 1550 дән артык бала белем ала. Елдан-ел укучылар саны арта бара. Директор шулай ук Тукай бюсты турында да телгә алды. 2013 елдан мәктәп татар шагыйре исемен йөртә.

"Бюст яныннантыныч кына  узып китеп  булмый, чөнки ул яктыртылган. Саратов скульпторы (Валерий Утешов - ред.)  бюстны Тукайның 17 яшь чагындагы  фотографиясе буенча ясаган. Димәк ул,  безнең өлкән сыйныф укучыларының яшьтәше. Аның янында һәрвакыт җылы энергетика. Татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу - безнең уртак бурычыбыз”, - дип билгеләп үтте Надежда Гоголева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International