Чаллы укучылары Татарстан Республикасын лаеклы тәкъдим иттеләр

2023 елның 17 ноябре, җомга

Чаллы укучылары III Бөтенроссия яшүсмерләр педагогия форумында катнашты. Форум гадәттәгечә Кара диңгез ярында "Орленок" үзәгендә  узды. Быел ул Россиянең 70 төбәгеннән 14-17 яшьтәге   9-11 психологик-педагогик сыйныфларта укучы  300 укучыны  берләштерде.

Форумда Татарстан Республикасын  4 унынчы сыйныф укучысы: Кәринә Йосыпова (39нчы мәктәп), Полина Тутова (4нче мәктәп), Эльвина Гатауллина һәм Ралина Сөбханова (42 нче мәктәп) тәкъдим итте.  Гомумән алганда, онлайн форматындагы конференциядә шәһәрнең 100 дән артык психологик-педагогик сыйныф укучысы катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, НГПУ - Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре һәм Кама аръягы төбәге психолог-педагогик сыйныфлары ачылган һәм эшли торган мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлекнең фәнни-методик үзәге.  Хәзерге вакытта университет 57 сыйныфта эшчәнлек алып  бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International