Бүген мәктәптә мөстәкыйль фән буларак хезмәт укытылмый - моны төзәтергә кирәк. Законга мондый үзгәреш кертергә Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин пленар утырышта чакырды.
"Бүген бездә хезмәт предметы мөстәкыйль буларак юклыгын исәпкә алып, без сезнең белән канунга үзгәрешләр кертү, аерым программа буенча укытылсын өчен мөстәкыйль һәм якланган хезмәт дәресе булдыру дөрес булыр иде", - дип белдерде спикер.
Бу тема дәресләрдә мобиль телефоннарны тыю турындагы закон проекты беренче укылышта фикер алышу барышында күтәрелде. Володин шуңа бәйле рәвештә балаларның, смартфоннар белән мавыгып, хезмәткә урын булмаган виртуаль дөньяга китүләрен билгеләде.