Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында «Россия тәрбиячеләре» конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак

2023 елның 17 ноябре, җомга

22 ноябрьдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында «Россия тәрбиячеләре» XI Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

10 июльдән 28 августка кадәр конкурсның төбәк этабы узды. Читтән торып оештырылган форматта республиканың 21 муниципаль берәмлегеннән 77 педагог катнашты. Болар - өлкән тәрбиячеләр, тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре, физик культура инструкторлары, өстәмә белем бирү педагоглары, педагог-психологлар.

Конкурс материалларын бәяләү йомгаклары буенча жюри әгъзалары тарафыннан «Россия тәрбиячеләре» XI Бөтенроссия конкурсының региональ этабында 11 җиңүче һәм 18 призер ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International