«Россия - Минем тарих» тарихи паркы мәйданчыгында Казан белем бирү учреждениеләренең хокук бозуларын профилактикалау отрядлары арасында шәһәр конкурсы узды. Конкурсны Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе оештыра. Конкурс ел саен балалар һәм яшьләр арасында хокук саклау хәрәкәтен популярлаштыру һәм үстерү, хокукый тәрбия һәм үзаң нигезләрен ныгыту максатында уздырыла.