Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Кичә Казанда ”Электрон мәктәп–2013” халыкара конференция үз эшен башлап җибәрде
2013 елның 17 сентябре, сишәмбе
– Казаннан еракта урнашкан кечкенә авыллардагы укучыларга да шәһәрдәге яшь-тәшләре кебек үк бертөрле мөмкинлекләр тудырылган. Шунысы кызык: аеруча зур шәһәрләрдән читтәге укытучылар өстәмә чыганак буларак, мәгълүмати-технологияләрне күбрәк куллана. Бүген компьютерны укытучылардан да яхшырак белгән, социаль челтәрләрдә “яшәгән” укучылар замана техникасының Twitter, Facebook, ”ВКонтакте” гына түгел, биология, химия һәм башка фәннәрдән белемнәр дә кирәк икәнен яхшы аңлый, – дип сөйләде конференциядә катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков. ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдергәнчә, республикада укучылар арасында уздырыла торган “IT-чемпион” бәйгесенең файдасы зур. Алар дәүләт порталы аша әти-әниләрен коммуналь түләүләрне түләргә өйрәтеп, баллар җыя.
Мәктәпләрдә электрон журналлар кертелгән. Балалар бакчаларына да чиратка язылу тулысынча электрон рәвештә башкарыла. Электрон мәгариф системасы аша укытучылар, укучыларның аннан ничек файдалануын, әти-әниләрнең күпмесенең “смс-хәбәр”гә тоташтырылуын белеп була. Соңгысы исә укучының билгеләре смс аша көн саен телефонга килә дигән сүз. Бездә әти-әниләрнең 73 проценты “смс-хәбәр”дән файдалана.
Республика, ил бюджетын¬нан электрон мәктәп юнәләшенә 3 ел эчен¬дә 3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Киләсе елларда бөтен балалар бакчаларын да компьютер, проекцион техника белән тәэмин итү, Интернетка тоташтыру күздә тотыла. Моның өчен 2014 елда 200 млн сум акча бүленәчәк. Хәзергә бакчаларның 75 проценты замана техникасы белән җиһазландырылган. Укытучыларыбызның барысының да ноутбугы бар. Безнең мәктәпләрдә 8 кешегә 1 компьютер туры килә. Бездә “Бер укучыга – бер компьютер” проекты гамәлгә ашырыла. Узган ел республикада Россиядә тиңе булмаган “Intel белем бирү программасының тәҗрибә мәктәпләре” проекты старт алган иде. Бездә әлеге программаны куллану буенча 5 мәктәп компетенция үзәге булып тора. Мәгълүмати-технологияләр буенча барлыгы 54 мәктәп тәҗрибә мәйданчыгына әйләндерелгән.
Киләсе елларда һөнәри уку йортларын заманча технологияләр белән тәэмин итүгә зур игътибар биреләчәк. 2015 елларда мәктәп¬ләргә электрон дәреслекләр кертү турында да сүз булды.
“Ватаным Татарстан”
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз