Республиканың 100 балалар бакчасы «Акыллы уеннар» проектына катнашачак

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

20сеннән 25 ноябрьгә кадәр “Бала Сити” балалар бакчасы базасында “Акыллы уеннар” проекты буенча укулар узачак.

«Акыллы уеннар» проекты  татар теле һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Әлеге проект тәрбия һәм укыту татар телендә булган төркемнәрдә балалар белән эшләү өчен махсус эшләнгән өстәл уеныннан гыйбарәт. Ул социаль күнекмәләрне формалаштырырга гына ярдәм итеп калмыйча,  иҗади сәләтләрне дә үстерә, балаларны стандарт һәм стандарт булмаган бурычларны чишәргә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International