16 ноябрьдә Түбән Кама районында республика семинары узды. Аңа мәгариф идарәләренең мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләрен алып баручы белгечләре һәм методистлары, республика муниципаль районнарының мәктәпкәчә мәгариф оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде.
Семинар эшендә мәктәпкәчә белем бирү оешмасында эшләүче 200дән артык белгеч катнашты. Түбән Кама муниципаль районы балалар бакчалары педагоглары балаларның сәламәтлеген саклау, сәнгати-эстетик һәм танып белү үсеше, әхлакый-патриотик тәрбия бирү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.