БДИ-2024: Барлык фәннәр буенча имтиханнар уздыруның беренчел даталары аталды

2023 елның 25 ноябре, шимбә

2024 елда Бердәм дәүләт имтиханының вакытыннан алда чоры 22 марттан 22 апрельгә кадәр түбәндәге расписание буенча узачак:

22 март - география, әдәбият,

26 март - рус теле,

29 март - математика (база һәм профиль дәрәҗәләре),

2 апрель - биология, чит телләр (язма), физика,

5 апрель - чит телләр (телдән),

9 апрель - информатика, җәмгыять белеме,

12 апрель - тарих, химия.

 

Вакытыннан алда  чорның  резерв көннәре:

15 апрель - рус теле,

18 апрель - математика (база һәм профиль дәрәҗәләре),

19 апрель - биология, чит телләр (язма ), әдәбият, җәмгыять белеме, физика,

22 апрель - география, чит телләр (телдән ), информатика, тарих, химия.

 

БДИ-2024 төп чоры.

Бу уку елында бердәм дәүләт имтиханының төп чоры 23 майда башланачак һәм 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

23 май - география, әдәбият, химия,

28 май - рус теле,

31 май - математика (база һәм профиль дәрәҗәләре),

4 июнь - җәмгыять белеме,

7, 8 июнь – информатика,

10 июнь- тарих, физика,

13 июнь - биология, чит телләр (язма өлеш),

17, 18 июнь - чит телләр (телдән өлеш).

 

Төп чорның резерв көннәре:

20 июнь - рус теле,

21 июнь - география, әдәбият, физика,

24 июнь - математика (база һәм профиль дәрәҗәләре),

25 июнь - информатика, җәмгыять белеме, химия,

26 июнь - чит телләр (телдән), тарих,

27 июнь- биология, чит телләр (язма ).

 

1 июль (дүшәмбе) - БДИ-2024 барлык уку предметлары буенча өстәмә көн.

Рус теле һәм математикадан минималь бусаганы уза алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен  БДИ-2024 өстәмә көннәр оештырылачак, ул 4-23 сентябрьдә булачак:

4 сентябрь - рус теле,

9 сентябрь - математика (база дәрәҗәсе),

23 сентябрь - математика (база дәрәҗәсе), рус теле.

Барлык имтиханнар 10:00 сәгатьтә башлана.

 

ТДИ-2024 (ОГЭ)

2024 елда төп дәүләт имтиханы тугызынчы сыйныф укучыларының кайбер категорияләре өчен вакытыннан алда чордан башлана. Бу этап 23 апрельдән 21 майга кадәр түбәндәге расписание буенча үтәчәк:

23 апрель – математика,

26 апрель - рус теле,

3 майда - информатика, әдәбият, җәмгыять белеме, химия,

7 май - биология, география, чит телләр, тарих, физика.

 

ТӨП ЧОР  ТӨП ДӘҮЛӘТ ИМТИХАНЫ-2024

24, 25 май - чит телләр,

27 май - биология, җәмгыять белеме, химия,

30 майда - география, тарих, физика, химия,

3 июнь - рус теле,

6 июнь – математика,

11 июньдә - география, информатика, җәмгыять белеме,

14 июньдә - биология, информатика, әдәбият, физика.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International