Казанда «Яшь белгеч - киләчәк төзүче» форумы узачак

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

2023 елның 23-24 ноябрендә Казан Экспо  мәйданчыгында «Яшь белгеч - киләчәк төзүче» форумы  узачак. Чарада  архитектура-төзелеш югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары студентлары һәм укытучылары, экспертлар һәм эш бирүчеләр, бизнес һәм профильле министрлыклар вәкилләре катнаша. Оештыручылар  Россия Төзелеш министрлыгы, «РосКапСтрой» ФУ, Кадрлар үзәге һәм Россия Төзелеш министрлыгы белем бирү эшчәнлеге компетенцияләре үзәге, «Хәрби-төзелеш компаниясе» гавами-хокук компаниясе («ВСК» ППК), Татарстан Республикасы Хөкүмәте. Операторы "Заманча урбанистика институты".

Программада мәктәп укучылары өчен - профориентация чаралары һәм мастер-класслар, студентлар өчен - экспертлар белән түгәрәк өстәлләр, эш бирүчеләр белән очрашулар, вакансияләр ярминкәсе, Татарстан Республикасының эре җитештерү һәм төзелеш мәйданчыкларына экскурсияләр каралган.  Иң актив яшь катнашучыларга стажировка һәм җитештерү практикасын узуга эш бирүчеләрдән сертификатлар тапшырылачак. Моннан тыш, призлар уйнатылачак, иң мөһиме  2 студент 2023 елның йомгаклау форумына  Мәскәүгә барачак.

Катнашучыларны теркәү: https://stroitel  budushchego.timepad.ru/event/2675071/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International