17 ноябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең 2 нче мәктәбендә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре өчен “Федераль җайлаштырылган гомуми белем бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны укытуда һәм тәрбияләүдә бердәм белем бирү киңлеге булдыру” темасы буенча семинар-киңәшмә үткәрелде. Семинар ОВЗлы балалар өчен мәктәптә укыту-тәрбия процессында кирәкле шартлар булдыру буенча методик эш тәҗрибәсен гомумиләштерү максатында, шулай ук «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында куелган заманча җиһазларны куллану тәҗрибәсен гомумиләштерү максатыннан оештырылды. Семинарның практик өлешендә белем бирү учреждениесе педагоглары ачык дәресләр, дәрестән тыш эшчәнлек буенча дәресләр, класстан тыш чара күрсәттеләр, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны укыту һәм тәрбияләү методикасын, заманча белем бирү технологияләрен белү һәм куллану, яңартылган җиһазларны кулланып укытуның гамәли юнәлешле ысулларын күрсәттеләр.
Катнашучылар семинар-киңәшмә темасының әһәмиятен һәм актуальлеген билгеләп үттеләр.