2024 елда Татарстанның дүрт районыында Югары Ослан, Нурлат, Бөгелмә һәм Әгерҗе дә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балаларны туклануны оештыруга 281 млн сумнан артык акча тотылачак. Тендерлар дәүләт сатып алулары порталында бастырылган.
Мәгариф учреждениеләрендә туклануга иң зур сумманы Бөгелмә районы биргән, ул 227 млн сумнан артык. Бирегә районның 45 балалар бакчасы, лицей-интернат һәм 33 мәктәптә балалрны тукландыру чыгымнары керә.Югары Ослан районының 14 мәктәбендә( 1 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр) балаларны ашату 10,1 млн сумга төшәчәк. Контракт 2024 елның беренче яртыеллыгына төзелә. Исемлеккә 180 төрдәге продукция кертелгән: берничә төрле икмәк, камыр ризыклары, ботка, яшелчә һәм җиләк-җимеш, балык, ит һәм сөт продукциясе, консервлар, эчемлекләр һәм башкалар.
Әгерҗе районы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең туклануы өчен 35,2 млн сум тотачак. Балаларны тукландыру өчен Норлат районы 18 млн сум акча тотарга исәпли.