Студент билетларын һәм югары уку йортлары студентларының зачеткаларын, шулай ук ординатура һәм ассистентура-стажировка документларын цифрлы итәргә җыеналар. Югары уку йортларына һәм фәнни оешмаларга телефондагы QR-код буенча керергә мөмкин булачак. Шулай ук электрон документларга билге куячаклар һәм алар нигезендә ташламалар рәсмиләштерергә булачак. Бу норматив актлар проектлары порталында урнаштырылган министрлар кабинеты карары проектыннан күренә. Моны эшләү өчен 100 көн вакыт бирелә.
Документ үз көченә кергән вакыттан алып , 30 көн эчендә, мәгариф һәм фән министрлыгы студентлар һәм ординаторлар смартфондагы QR-код буенча уза алачак вузлар һәм фәнни оешмалар исемлеген расларга тиеш.
Аннары 50 көн дәвамында студентлардан электрон студент билетларын рәсмиләштерү өчен кирәкле мәгълүматны җыячаклар. Алар нигезендә шәһәр транспортында, электричкаларда, поездларда һәм самолетларда йөрү, шулай ук мәдәни чараларга ташламалар биреләчәк.
90 көн дәвамында вузлар студентлардан электрон зачеткалар рәсмиләштерү өчен мәгълүмат җыячаклар.