Казанда илкүләм проектлар буенча дүрт ел эчендә алты мең урынга 27 балалар бакчасы төзелгән

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

Казанда, 2019 елдан 2022 елга кадәр,  дүрт ел эчендә илкүләм проектлар ярдәмендә  6 мең балага исәпләнгән 27 балалар бакчасы төзелгән. Быел тагын ике мәктәпкәчә учреждение төзелә: берсендә  эшләр тәмамланган, икенчесе 88%ка әзер. Аларның һәркайсына  220 шәр бала килер дип планлаштырыла, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

Аның сүзләренчә, Казанда "Хәзерге заман мәктәбе" проекты буенча 19 нчы гимназиягә янкорма төзиләр. Яңа бинада 300 бала укыячак, алар өчен спорт һәм актлар залы, азык-төлек блогы һәм 12 кабинет булдырылачак. Корпусны декабрьдә файдалануга тапшырырга уйлыйлар. Сентябрьдә төзелеш эшләре белән  Илсур Метшин үзе танышкан иде.

ТР башкаласында илкүләм проектларны тормышка ашыруның дүрт елы эчендә барлыгы 10 мең урынга исәпләнгән 7 мәктәп һәм 300 урынлы бер өстәмә корпус төзеделәр. Илдар Шакиров әйткәнчә,  Казанда «Мәгариф» илкүләм  проектының «Заманча мәктәп» проекты буенча Сибгат Хәким урамында 107нче мәктәп, шулай ук «Салават күпере», «Якты үзән» һәм «Кояшлы шәһәр» торак комплексларында белем бирү учреждениеләренә өч өстәмә  корпус төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International