Казанның Яңа Савин районында яңа балалар бакчасы үзенең ишекләрен ача

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

 Казанда тагын бер яңа балалар бакчасы ачылачак. Ул шәһәрнең Яңа Савин районында Адоратский урамында 59 нчы кварталда төзелгән. Шушы көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең күчмә йомгаклау тикшерүе тәмамланды. Капиталь төзелеш объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.Мәктәпкәчә учреждение 2022 елның мартында төзелә башлаган. Бина - кирпечтән, ике катлы, гомуми мәйданы 4553,30 кв. метр тәшкил итә.

Балалар бакчасы “Демография” илкүләм проекты буенча төзелгән һәм 220 урынга исәпләнгән. Бинада музыка һәм спорт заллары, психолог кабинеты урнашкан. 12 төркем ачу планлаштырыла, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле  балалар өчен дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International