Балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм өлкән тәрбиячеләре өчен өйрәнү семинары узды

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

20 ноябрьдә Татарстан Республикасының  мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында «Движение Первых» ны  комплекслы үстерү максатыннан, пилот балалар бакчаларының өлкән тәрбиячеләре һәм тәрбиячеләре өчен семинар-киңәшмә узды.Семинар кысаларында Балачак, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты (Мәскәү шәһәре) хезмәткәрләре чыгыш ясадылар, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен вариатив компонентлы һәм  «Движение Первых»  балалар һәм яшьләрнең гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенә нигезләнгән тәрбиянең якынча эш программасы буенча фикер алышу буенча түгәрәк өстәл үтте.

Эшкә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан педагогика көллияте, КФУның Психология һәм мәгариф институтының мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы, Яр Чаллы педагогика көллияте вәкилләре һәм «Движение Первых» та катнашучыларның 60 пилот балалар бакчасы педагоглары җәлеп ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International