Хөрмәтле психологлар, коллегалар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез, психологлар көне белән котлыйм!
Быел бәйрәмнең рәсми төстә билгеләп үтелә. Психолог - иң кирәкле һөнәрләрнең берсе, чөнки кешенең мораль, психик сәламәтлеге физик сәламәтлеккә караганда бер дә ким түгел.Тормыш ритмы, стресслар, кичерешләр кешенең психикасын какшата һәм аңа профессионал ярдәме кирәк була. Психологик яктан сәламәт кеше тормыш авырлыкларын җиңеп, үз потенциалын тормышка ашырырга, җәмгыятькә файда китереп, нәтиҗәле эшләргә сәләтле.
Психологның хәзерге заман белем бирү киңлегендә роле бәяләп бетергесез: сыйфатлы психологик озата бару педагоглар, укучылар һәм аларның ата-аналары позицияләрен берләштерә. Сезнең һәрберегезгә кыенлыкларны һәм эмоциональ йөкләнешләрне җиңеп, сайлаган һөнәрегезгә тугры калуыгыз өчен рәхмәт. Хәзерге замандагы мәгариф проблемаларына битараф булмаганнары өчен рәхмәт.
Эшегез сезгә шатлык һәм канәгатьлек китерсен, ә сезгә мөрәҗәгать итүчеләр сезнең компетентлыгыгыздан һәм һөнәри осталыгыгыздан беркайчан да өмет өзмәсен. Сезгә уңышлар, иртәгесе көнгә ышаныч, җәмгыять тарафыннан лаеклы бәя һәм клиентларыгыздан ихлас рәхмәт. Сезнең йортларыгызга тынычлык һәм җылылык, гаиләләрегезгә иминлек һәм муллык телим.