18 ноябрьдә Казанда «Без бергә» Республика балалар иҗат фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Фестивальне оештыручы Республика мәктәптән тыш эш үзәге белән берлектә Мәгариф министрлыгы.Фестиваль - күпэтаплы конкурс чарасы, анда ел саен 700 мәгариф оешмасыннан 35 мең бала һәм ТРның 45 муниципаль районыннан 153 балаларга өстәмә белем бирүче оешма катнаша.
Республика этабында 150 солист, 200 иҗат коллективы һәм 1000нән артык декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре катнашты.
Казан дәүләт мәдәният институтында «Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестивале зур Гала-концерт һәм декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе белән тәмамланды.
Фестиваль Татарстан халыкларының күпмилләтле, мәдәни мирасын, балалар иҗаты аша ачык чагылдыра.