19 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр “Костер” республика яшьләр үзәге базасында “Яшь турист” республика профиль сменасы уза. Ул 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге туристик-туган якны өйрәнү юнәлешендә республика конкурс чараларында җиңүчеләрне , призерлар һәм ярышларда катнашучылар арасыннан 108 баланы, шулай ук туризм күнекмәләренә өйрәнергә теләүче балаларны җыйды.
Алдагы көнне сменаның рәсми ачылышы булды. Ачылу тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров һәм республика мәктәптән тыш эш үзәге директоры Анастасия Моисеева булды. Алар балаларны сәламләп аларга яхшы яллар , нәтиҗәле дәресләр һәм яңа дуслар табуларын теләделәр.